ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

КФУ чишенү бүлмәләренә хезмәт күрсәтүгә 5 миллион сумга якын акча сарыф итәчәк

13 май 2019, 09:17

Югары уку йортының спорт һәм концерт блокларындагы чишенү бүлмәләрендә барлыгы 14 кеше эшләячәк.

(Казан, 13 май, «Татар-информ»). Казан (Идел буе) федераль университеты киләсе уку елында чишенү бүлмәләренә хезмәт күрсәтүгә 4 миллион 783 мең 513 сум акча сарыф итәчәк. Дәүләт сатып алулары порталында шул хакта хәбәр ителә.

«Хезмәт күрсәтү вакыты – 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 30 июненә кадәр. Бер берәмлек хезмәтнең бәясе аена 478 351,30 сум тәшкил итә», - диелә техник биремдә.

Башкаручы заказчы объектларында көн саен, шимбә һәм якшәмбене дә кертеп, 14 кешелек персоналның эшләвен тәэмин итәргә тиеш.

Әйтик, спорт блогындагы чишенү бүлмәсендә 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 15 маена кадәр иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр 3 хезмәткәр эшләргә тиеш. Спорт блогындагы чишенү бүлмәсендә исә 2019 елның 1 сентябреннән 2020 елның 30 июненә кадәр шулай ук иртәнге 7дән төнге 11гә кадәр 5 кешенең (бер ир-ат һәм 4 хатын-кыз) хезмәт күрсәтүе шарт.

Моннан тыш, концерт блогындагы чишенү бүлмәсендә 8.00-17.00 һәм 16.30-22.30 сәгатьләрдә тагын 6 хезмәткәр эшләргә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10