ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Дүрт туганын югалткан Мәдинә апа артыннан кайгы ияреп йөри - "Ватаным Татарстан"

13 май 2019, 08:39

"Мин әти белән әни дип өзгә­лән­гән арада ирем йортны үзенә генә кала торган итеп ясаткан", - ди бу ханым.

(Казан, 13 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова"). “Мин күргәнне яхшы кешенең эте дә күрми, – дип каршы алды мине Мәдинә апа. – Язмышымны китап итеп язарлык, кино күрсәтерлек булды. Күргәннәремне сөйләп бетерерлек түгел“.

Мәдинә апа Казанга Әлмәттән күчеп килгән. Әгәр китмәсәм, гарьлегемнән үләр идем, ди үзе. Баштарак аның бу сүзе сәер тоелса да, сөйләшә торгач, әллә ниләр ачыкланды.

Ул күп балалы гаиләдә туып үсә. Өч сеңлесе, ике абыйсы була.

– Әти-әни безне дус-тату итеп үстерде. Балачагыбыз бик рәхәт узды. Бер-беребез өчен өзелеп тора идек. Гаилә корып, һәрбе­ребез үз тормышы белән яши башлагач, арада көнләшү китте. Кече сеңлебезнең тормышы барып чыкмады. Кияүгә чыгып та озак тормады, аерылыштылар. Әти-әнине дә карыйсы килмәде. Аның каравы бөтен туганнарны бутап бетерде. Олы абыйларым белән судлашып та йөрде хәтта, – дип сөйли Мәдинә апа.

Ни кызганыч, ике абыйсының да гомере бер үк көнне өзелә. Балыкка киткән җирләреннән кайтмый алар. Авариягә эләгәләр. Гадәттә, кайгы туганнарны бер­ләш­терә. Мәдинә апа да шуңа өмет­ләнә. Боларда исә кире­сенчә килеп чыга. Абыйларын югалткан сеңелләре киленнәрен тинтерәтә башлый.

– Ике абыйны җирләгәч, Рә­зинә исемле сеңлем авырып китте. Аны кая гына йөртмәдек. Күр­сәтмәгән табиб калмады, күп­ме күрәзәче ишеген ачтык. Тик берсе дә авыруның сәбәбен әйтмәде. Ул, дәвалана алмыйча, 42 яшендә гүр иясе булды. Күпер­дән ташланды. Гаиләбезгә килгән афәт турында ни дип тә уйларга бел­мәдек. Әти-әни бик бетеренде. Шушы хәсрәт икесен дә урынга екты. Инсульт булды. Карарга кеше юк. Барысы да эшли иде. Мин, эшемне ташлап, әти белән әнине үзебезгә алып киттем. Әти дүрт айдан вафат булды, әни дүрт ел ятты әле. Миңа да җиңел булмады. Әнә шул вакытта иремнең башка хатын белән чуалганын белеп алдым. Ниш­ләргә дигән уй белән әллә ничә ел үтеп китте. Әтине җирләгәч, ирем белән аерылыштык, – ди Мәдинә апа. – Мин әти белән әни дип өзгә­лән­гән арада ирем йортны үзенә генә кала торган итеп ясаткан. Зур урында эшли торган түрә иде ул. Миңа өлеш чыкмады, бер­нәрсәсез урамда калдым. Ике бала да бар бит әле. Кабат авылга кайтырга мәҗбүр булдым. Тик анда да үземә оя таба алмадым. Кече сеңлем әти-әнидән калган бар мөлкәтне үзенә алган икән. Белмим, ничек эшли алгандыр, әмма кулында әти язган ва­сыятьнамә бар иде. Кыскасы, мине өйгә кертмәде. Ул көнне күр­ше Сабира апаларда кунып чыктык. Икенче көнне Казанга чыгып киттек.

Сабира апаның Илдар исемле улы бик тә кешелекле булып чыга. Ул Мәдинә апаны тулай торакта буш торучы бүлмәләренә кертә.

– Башта бу бүлмә өчен түләп тордык. Соңрак сатып алдык. Аннары исә, бүлмәне сатып, фатирлы булдык. Улым өйләнеп башка чыкты. Кызым исә кияүне үзе­безгә алып кайтты. Башка милләт кешесе икәнен белгәч, каршы да төштем. Тик кызым мине тың­ламады. Бер-бер артлы ике бала тапты. Озак яши алмадылар, кияү башка хатынга чыгып китте, – ди ул.

Кешенең кара сакалы, кая гына китсә дә, артыннан ияреп йөри, дигәннәре дөрес икән. Мә­динә апа белән дә шулай була.

– Рәдифә исемле сеңлемә узган ел яман шеш диагнозы куйдылар. Алты ай гына яшәде. Бик тиз сулды. Өч баласын калдырып, китеп барды. Исәннәрдән мин дә, авылдагы кече сеңлем генә калдык. Туганлык җепләре өзелгәнгә бик тә эчем поша. Нинди матур итеп яшәгән кешеләр бит без. Комсызлык, көнләшү тормышыбызны җимерде, – дип сөйли ул. – Ел саен зиратка кайтып, әти-әни, туганнарым рухына дога кылам, каберләрен чистартам. Төп нигезем яныннан елап узам. Анда хәзер башка кеше яши. Сеңлем, эчәргә акчасы бет­кәч, йортны сатып җибәргән. Бу язма аша туганлыкны саклагыз, кыска гына гомер эчендә бер-берегезне рәнҗетмәгез, диясем килә.

Мәдинә апа белән очрашканга ике атна узды. Шушы вакыт эчендә кайгы җиле яңадан ишеген шакыган. Юл фаҗигасенә юлыгып, килене белән оныклары бакыйлыкка күчкән.

– Улымны саклап кына йө­рибез. “Мин яшәмим“, – дип кенә тора. Авыр чагыбыз әле, – диде ул. – Әллә берәрсенең каргышы төште микән? Кырылып барабыз бит. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10