ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Самолетта балаларны ата-аналарыннан аерып утыртмаска тәкъдим иттеләр

13 май 2019, 18:12

Хәзерге вакытта еш кына бер гаилә әгъзалары самолет салонының төрле өлешендә утырырга мәҗбүр.

(Казан, 13 май, "Татар-информ"). Самолетта гаилә әгъзаларын бергә утыртырга кирәк. Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов Россия Транспорт министры Евгений Дитрихка шундый тәкъдим әйтте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

"Хәзерге вакытта пассажирларга самолеттагы урыннарны авиакомпанияләр үз теләге буенча тәкъдим итә. Еш кына бер гаилә әгъзалары самолетның төрле өлешендә утырырга мәҗбүр була. Гадәттән тыш хәл килеп чыкканда, болай утыру күңелсез нәтиҗәгә китерергә мөмкин", - дип аңлаткан Власов.

Мәсәлән, әгәр гаилә әгъзалары салонда бер-берсеннән ерак утырса, бала әти-әнисен эзләп табарга тырышачак, әти-әнисе исә баласын эзлиячәк, ди депутат.

"Болай эшләү гадәттән тыш хәл вакытында паника тудырырга, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлмәскә мөмкин", дип исәпли Власов. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10