ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театры сезонны “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак

12 май 2019, 22:00 , Фото: Гөлүсә Батталова

Әтнә театры сезонны “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

(Әтнә, 12 май, "Татар-информ", "Әтнә таңы").  Әтнә театры сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Бу турыда җирле басма сайтында хәбәр ителә.

Театр сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Драманы сәхнәгә Башкорт дәүләт акадамия драма театры режиссеры, Башкортстан Республикасының Ш.Бабич исемендәге дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, М.С. Щепкин исемендәге Югары Театр Училищесын, ГИТИСның режиссерлык бүлеген тәмамлаган белгеч - Илсур Юлай улы Казакбаев куячак.

Театрда бүген беренче репетицияләр - "читка" башланды. Төп рольләрдә кемнәр уйнаячагы әлегә сер булып кала. Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

“Фронтовичка” драмасы - драматург Анна Батуринага “Дебют-2009” Бәйсез әдәби премиясе һәм “Евразия-2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты исемнәрен китергән пьеса.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10