ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Хәвеф-хәтәр

Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельслардан төште

12 май 2019, 17:28

Башкортстанга юл тоткан йөк поезды «Бөгелмә» тимер юл станциясендә һәлакәткә очраган.

(Казан, 12 май «Татар-информ»). Бөгелмәдә тепловоз һәм биш буш вагон рельслардан чыккан. Бу турыда Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген «Бөгелмә» тимер юл станциясендә Башкортстанга сортларга аеру станциясенә җибәрелгән йөк поезды арткы тәгәрмәч белән рельслардан чыккан. Рельслардан шулай ук биш буш вагон да чыккан», – дип сөйләделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Министрлыкта состав 55 вагоннан торган, шуларның 37се буш, 18е йөк төягән иде, дип билгеләп үттеләр.

Әлеге һәлакәт аркасында беркем дә зыян күрмәгән, поездлар хәрәкәтен тоткарлау юк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10