ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде

12 май 2019, 16:32

Элек пособиеләрне бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түлиләр иде, ә хәзер аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Россиядә балалар пособиеләрен алуның яңа кагыйдәләре үз көченә керде. Бу хакта “Российская газета” 1 май көнне Россия Президенты Владимир Путин имзалаган документка сылтама белән хәбәр итә.

Хәзер беренче һәм икенче балага пособиене рәсмиләштерү өчен гаризаны әти-әниләренең кайда теркәлүе буенча гына түгел, ә теләсә кайсы шәһәрдә бирергә мөмкин.

Элегрәк пособиеләр бары теркәлгән яшәү урыны буенча гына түләнә иде, ә бүгенге көннән аларны алу өчен вакытлыча теркәлү дә кирәк булмаячак, дип билгеләп үтелә.

Пособие бала 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап туса яки уллыкка алынса һәм Россия гражданы булса түләнә. Шулай ук гаиләнең җан башына уртача керем күләме эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан бер ярым тапкырга артмаска тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10