ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Ленинград блокадасы вакытында футбол уйнау дошманны шаккатырган - "Шәһри Казан"

12 май 2019, 15:51

Исән калган футболчылардан оешкан командалар ике уен уздыра, бу совет сугышчыларына рухи күтәренкелек өсти.

(Казан, 12 май, "Татар-информ", "Шәһри Казан"). Бөек Ватан сугышы елларында спортчылар, шул исәптән футболчылар, башкалар кебек үк, Ватанны саклап сугыша, ә кайбер җирдә футбол уеннарын да оештыргалыйлар.

Сугыш башланган көнне футбол буенча СССР чемпионатында 71 уен үткәрелә. Шуннан соң тагын ике генә уен була һәм ил чемпионаты туктатыла.

Киевта 22 июньдә булачак уен өч елдан соң – 1944 елның 25 июнендә уздырыла, җирле «Динамо» ЦДКА белән очраша. Сугышка хәтле сатылган билетлар гамәлдә була.

Сталинград «Трактор»ы 1941 елның 24 июнендә Донецкиның «Стахановец» командасы белән очраша, уен ахырында немец самолетлары шәһәрне бомбага тота.

1942 елда блокадада булган Ленинградта футбол уены уздыру дошманны шок хәлендә калдыра. Исән калган футболчылардан оешкан командалар ике уен уздыра, бу совет сугышчыларына рухи күтәренкелек өсти.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10