ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Нурсолтан Назарбаев Алишер Усмановны "Дуслык" ордены белән бүләкләде

12 май 2019, 14:58 , Фото: akorda.kz

Нурсолтан Назарбаев Алишер Усмановны Алишер Усманов Казахстан белән Россия арасында дуслыкны ныгытуга һәм икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә өлеш керткән өчен бүләкләнде.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Казахстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаев Россия эшкуары, «USM Holdings» компаниясен гамәлгә куючы Алишер Усмановны I дәрәҗә Дуслык ордены («Достык») белән бүләкләде. Бу хакта Казахстан Республикасының Беренче Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Алишер Усманов Казахстан белән Россия арасында дуслыкны ныгытуга һәм икътисадый хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш керткән өчен бүләкләнде.

Алишер Усманов Дуслык орденына узган елның декабрендә үк лаек булган, әмма бүләк хәзер генә тапшырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10