ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Татарстанда бик эссе булу сәбәпле, давыл турында кисәтү игълан ителде

12 май 2019, 13:23

Татарстанда бүген һәм иртәгә 35 градуска кадәр эссе булуы көтелә

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Татарстан Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, бүген һәм иртәгә Татарстанда урыны белән 35 градуска кадәр эссе булуы көтелә. Бу турыда “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Республикада температура кинәт югары күтәрелү сәбәпле, давыл турында кисәтү игълан ителде.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы аномаль эссе энергосистемаларда гадәттән тыш хәл килеп чыгу рискын арттыруы турында кисәтә. Моннан тыш, табигый янгыннар чыгу куркынычы зур.

Табигатьтә һәм сулыклар янында ял иткән вакытта эссе сугу яки аңны югалту рискы булу сәбәпле, игътибарлы булу сорала.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10