ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре кую һәлакәтләрнең үсүенә китерергә мөмкин

12 май 2019, 09:33 , Фото: Эльвира Мубаракшина (Трудовая слава)

Россиядә кечерәйтелгән юл билгеләре кую һәлакәтләрнең үсүенә китерергә мөмкин Яңа ГОСТ буенча 40х40 см һәм хәтта 35х35 см зурлыгындагы билгеләр барлыкка киләчәк.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”). Кечерәйтелгән юл билгеләре Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре артуга китерергә мөмкин. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәгендә хәбәр иттеләр дип яза ТАСС.

Элегрәк Росстандартның матбугат хезмәтенә сылтама белән 1 майдан Россиядә шәһәрләрдә кечерәйтелгән юл билгеләрен куярга рөхсәт итүче илкүләм ГОСТ эшли башлый дип хәбәр ителгән иде.

“Әлеге башлангыч илкүләм стандарт РФ территориясендә аны оештырганда мәҗбүри куллану юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итә торган стандартлаштыру документлары исемлегенә кертелмәгән. Аны ирекле куллану юл-транспорт һәлакәтләре килеп чыгу куркынычына китерергә мөмкин, дип уйлыйбыз”, - диелә хәбәрдә.

Шул ук вакытта, Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, әлеге башлангыч илкүләм стандартның аерым нормалары юл хәрәкәте иминлеген оештыру өлкәсендә башкаларга, шулай ук Россия ратификацияләнгән юл билгеләре һәм сигналлары турындагы конвенциягә каршы килә.

Сынап карау өчен яңа форматтагы билгеләрне Мәскәүдә, Санкт-Петербургта, Саратовта, Владимирда һәм Калининградта урнаштырганнар. Яңа ГОСТ буенча 40х40 см һәм хәтта 35х35 см зурлыгындагы билгеләр барлыкка киләчәк. Элек юл билгеләре 60х60 см, ә иң кечкенәсе 50х50 см булган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10