ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әтнә театрында репетицияләр башланды

12 май 2019, 09:48 , Фото: Гөлүсә Батталова

Әтнә театрында репетицияләр башланды Яңа спектакльне Уфа режиссеры Илсур Казакбаев куя.

(Казан, 12 май, “Татар-информ”, Рузилә Мөхәммәтова). Әтнә театрында репетицияләр башланды – сезонның соңгы премьерасын Уфа режиссеры Илсур Казакбаев чыгара. Бу хакта театр җитәкчелеге хәбәр итә.

“Театр сезонны Анна Батуринаның “Фронтовичка” спектакле премьерасы белән ябачак. Драманы сәхнәгә Башкорт дәүләт акадамия драма театры режиссеры, Бабич исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев куячак. Театрда беренче репетицияләр - "читка" башланды”, - ди маркетинг һәм PR буенча директор урынбасары Гөлүсә Батталова.

Спектакльнең премьерасы 28-29 июнь көннәренә тәгаенләнгән.

Драматург Анна Батурина “Фронтовичка” драмасы белән “Дебют-2009” бәйсез әдәби премиясен алган һәм “Евразия-2009” халыкара хәзерге заман драматургиясе конкурсы лауреаты булган.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10