ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлки районы каратэчылары башкала призерлары булды

12 май 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayony-karatechylary-kazan-prizerlary

Әлки районы каратэчылары башкала призерлары булды Милана Варламова алтын медальгә ия булды.

(Әлки, 12 май, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Киокусинкай каратэ буенча Казан шәһәре кубогына Әлки районының яшь спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Милана Варламова алтын медальгә ия булды. Злата Ермолаева, Мария Кудряшова, Дмитрий һәм Роман Лаврентьевлар үз категорияләрендә икенче урын алдылар. Алар барысы да Иске Матак мәктәбе укучылары, тренер Геннадий Вассунов (ул ярышларда хөкемдар буларак та катнашкан) кул астында шөгыльләнәләр.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10