ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде

11 май 2019, 17:54 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде Татарстан Президенты Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында язгы кер эшләренең барышы белән танышты.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Питрәч һәм Балык Бистәсе районнары җитәкчелегенә авылларда кече хуҗалык итү рәвешләрен активрак үстерергә, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүне арттырырга өндәде. Бу турыда ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Питрәч һәм Балык Бистәсе районнарында язгы кер эшләренең барышы белән танышты. 

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
в Пестречинский муниципальный район
с целью ознакомления с ходом весенне-полевых работ.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Питрәч фермерларының мөһим өстенлеге бар – алар Казанга якын. Ә Татарстан башкаласы – ит, сөт, яшелчә һәм башка авыл хуҗалыгы товарлары сату өчен зур базар, диде Татарстан Президенты.

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
в Пестречинский муниципальный район
с целью ознакомления с ходом весенне-полевых работ.

Балык Бистәсе районында Татарстан Республикасы Президентының хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашуы «Кулон-Агро» терлекчелек комплексы янында узды. 

Рабочая поездка Президента Республики Татарстан
Р.Н. Минниханова
в Пестречинский муниципальный район
с целью ознакомления с ходом весенне-полевых работ.

Район башлыгы Илдар Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, район басуларында чәчү эшләре 76 процентка үтәлгән. Аграрийлар эшләрне 15-16 майга тәмамларга ниятлиләр. Уҗымнар 13 мең гектарда чәчелгән булган, 2,1 мең гектарда мәйдан бозылган. Бүген хуҗалыкларда тәүлегенә 50 тонна сөт җитештерелә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10