ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак

11 май 2019, 15:10 , Фото: пресс-служба лаборатории

Казанда “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры - танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 14 майда Казанның “Угол” иҗат лабораториясендә “Төшке ялдан соң” спектакле премьерасы булачак. Тамаша 16 яшьтән өлкәннәр өчен. Бу хакта иҗат лабораториясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөдәррис Әгъләмов шигыре буенча куелган спектакльнең режиссеры – танылган шагыйрә Йолдыз Миңнуллина.

Авторлар бу куелышта шигъриятне һәм биюне берләштерә. Шулай ук заманча тормыш ритмында кешеләрнең ничек итеп нәрсә дә булса барлыкка китерүе турында фикер алышачаклар. Спектакль шигырь-җавап рәвешендә эшләнгән. Ләкин актерлар сүзләр белән түгел, ә тән, тавыш, авазлар һәм рәсем белән фикерләрен белдерә.

Мөдәррис Әгъләмов шигырендә уртак юл башы, уртак эзләнү һәм үз-үзеңдәге икеләнүләр, үз хакыйкатең турында тасвирлана.

Спектакль Tat Cult театр лабораториясе кысаларында оештырылган. Композиторы Алмаз Әсхәдуллин. Актерлар арасында Евгений Скрипачев, Алмаз Әсхәдуллин, Альбина Ногманова, Айдар Әхмәдиев, Рузанна Хәбибуллин, Дмитрий Глухов, Энҗе Гыйззәтова бар.

Премьера 19:00 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10