ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Марат Әхмәтов хуҗалык җитәкчеләренә азык балансын исәпләргә кушты

11 май 2019, 14:44

Быел Татарстанның күп кенә авыл хуҗалыгы оешмалары кышлаудан азык запасынан башка чыга.

(Казан, 11 май, “Татар-иформ”). Татарстанның күпчелек хуҗалыклары кышлаудан азык запасларсыз чыга. Бу уңайдан Татарстанның вице-премьеры – республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аларның җитәкчеләренә запас калырлык итеп азык балансын исәпләргә кушты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы бу турыда республиканың Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә әйтте. Киңәшмәне видеоконференция режимында РТ Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов фикеренчә, быелгы яз Татарстанның авыл хуҗалыгы өчен әлегә уңай. Ләкин еллык тикшерү һәм һәр кырга индивидуаль караш бик мөһим.

Республика районнарында чәчү белән бергә саклану чараларына да керешкәннәр. Һава торышы чүп үләннәре үсешенә, шулай ук яшь шытымнарга зыян салучы бөҗәкләр таралуга да йогынты ясый.

“Инсектицид агулар белән агулаганмаган җирләрдә, бүген үк шытымнарны саклауга керешергә тиешләр”, - диде министр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10