ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстанда 72 процент мәйданда чәчү беткән

11 май 2019, 12:47

Чәчү кампаниясен киләсе атнада тәмамларга планлаштыралар.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). 11 майга Татарстанда 72 процент мәйданда, ягъни 1 млн 247 мең гектарда чәчү төгәлләнгән. Бу турыда Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә вице-премьер - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтте.

Киңәшмәне видеоконференция режимында Президент Рөстәм Миңнеханов уздырды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сабан культуралары 814 мең гектарда, майлы культуралар 150 мең гектарда, шикәр чөгендере 63 мең гектар чәчелгән. Параллель рәвештә бәрәңге һәм яшелчә басуларында, азык әзерләүдә дә эшләр бара, диде докладчы.

Тәтеш (91 процент чәчелгән), Буа (98 процент чәчелгән), Азнакай (87 процент) районнарының төп мәйданнарында чәчү төгәлләнеп килә. Болардан тыш, Аксубай, Чүпрәле, Апас һәм Норлат районары да чәчүне йомгаклау стадиясендә (якынча 85 процент), диде министр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы эшләрне оештыру һәм эшчеләрнең мотивациясе чәчү кампаниясенең темпына тәэсир итүен дә әйтте. Аның сүзләренчә, чәчү киләсе атнада төгәлләнергә тиеш.

  • Татарстанда төп чәчү эшләрен 10 майга бетерү планлаштырылган иде. Моның өчен чыгымнар 25 млрд сумга бәяләнде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10