ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда “ГАЗель” тракторга бәрелеп юл читендәге киртәгә очып чыккан

11 май 2019, 11:39 , Фото: соцсети

Татарстанда “ГАЗель” тракторга бәрелеп юл читендәге киртәгә очып чыккан Авария 9 майда Алабуга районында, М7 трассасында булган.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Татарстанның М7 трассасында “ГАЗель” машинасының тракторга бәрелеп, юл читендәге киртәгә очып чыкканын шаһитләр видеога төшергән. Видеороликны социаль челтәр кулланучылары интернетка урнаштырган.

“Пәнҗешәмбе, 9 май көне, 14:20 сәгатьтә республиканың Алабуга районында, М7 трассасының 985 нче чакрымында 32 яшьлек “ГАЗель” йөртүчесе, беренчел мәгълүматлар буенча, каршы як хәрәкәт полосасына чыккан һәм трактор белән бәрелешкән”, - дип сөйләделәр Татарстан Эчке эшләр министрылыгының матбугат хезмәтендә.

Видеокадрларда күренгәнчә, бәрелгәннән соң трактор әйләнгән һәм арткы тәгәрмәче ычкынган. Йөк машинасы юл читендәге металл киртәгә бәрелгән.

Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачкылана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10