ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда быел 800 талпан кадалу очрагы теркәлгән

11 май 2019, 11:10

Узган ел бу сан 262 булган.

(Казан, 11 май, "Татар-инофрм"). Быел Башкортстанда 801 кеше талпан кадалу очрагы белән медицина оешмаларына мөрәҗәгать иткән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

  • Узган ел бу вакытта мондый мөрәҗәгатьләр саны 262 булган.

Төбәкнең Роспотребнадзор мәгълүматлары буенча, быелның 11 мартыннан башлап, талпан кадалу очраклары буенча халыкның медицина оешмаларына мөрәҗәгатьләрен тикшерәләр. Шулай ук профилактик һәм эпидемиягә каршы чаралар уздырыла. Бу чаралар талпаннар аркылы күчә торган инфекцияләрне кисәтү максатыннан эшләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10