ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Камада "Үлемсез полк" акциясе 35 мең кешене берләштергән

11 май 2019, 22:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/

Түбән Камада Айдар Метшин полк сафларында үзенең пулеметчы бабасының портретын күтәреп барды.

(Казан, 11 май, "Татар-информ"). Түбән Камада Җиңү көнендә халык сугышта катнашкан, яу кырында ятып калган туганнарының истәлекле фотосурәтләре белән урамга чыкты. Быел әлеге хәрби-патриотик чарада 35 мең түбәнкамалы катнашты. Алар арасында төрле буын вәкилләре, төрле һөнәр ияләре бар иде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Кама администрациясе вәкилләре сафын шәһәр башлыгы Айдар Метшин җитәкләде. Ул полк сафларында үзенең пулеметчы бабасының портретын күтәреп барды. Мөзаһит Метшин Белоруссия фронтында көрәшкән, Калининград шәһәрен азат итүдә катнашкан. Берничә тапкыр яраланган, Җиңү язын исә Польшада каршылаган.

"Мин бабамның әтисе портретын тотып чыктым, - ди Түбән Кама муниципаль район Советы Аппарат җитәкчесе Артур Сафин. - Ясәви Закиров 1941 елда фронтка китә, Берлинга барып җитә, анда Җиңү көнен каршы ала. Аннары өенә әйләнеп кайтуга ук рус-япон сугышына китә. Фронтта алган яраларыннан 1956 елда вафат була".

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10