ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Хәвеф-хәтәр

Россиядә иң өлкән кеше вафат булган

11 май 2019, 10:09

Аппаз Илиевка 123 яшь булган.

(Казан, 11 май, “Татар-информ”). Россиянең иң өлкән кешесе - Ингушетиядә яшәүче Аппаз Илиев 123 яшендә вафат булган. Бу хакта төбәк башлыгы Юнус-Бек Евкуров хәбәр итә дип яза РИА Новости.

Аппаз Лоросович буыннар алмашы дәверен узган кеше. Сигез бала, 35 онык, 20дән артык оныкчык үстергән. Илиев 1896 елның 1 мартында Ингушетиянең Джейрах районының Гули авылында туган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10