ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Тукай районында көн саен икешәр мең гектар җир чәчелә

11 май 2019, 02:00 , Фото: tukai-rt.ru

Тукай районында көн саен икешәр мең гектар җир чәчелә Районда шикәр чөгендеренең соңгы гектарларын чәчәләр.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Якты юл", Эльвира Абдуллина). Тукай районы кырларында 43 агрегат эшли. Тәүлек эчендә икешәр мең гектар җир чәчелә. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Чәчү барысы 23,6 мең гектарда башкарылды. Бу пландагы 48500 гектарның 50,4 проценты дигән сүз. Шул исәптән 16,7 мең гектарга язгы бөртекле культуралар кертелде. Болар язгы бодай, арпа, солы, бике, борчак, люпин, орлыкка кукуруз кебек культуралар. 
 
Шикәр чөгендере чәчү соңгы гектарларда бара. Бүген планның 2,6 мең гектарында эш башкарылды. 80 гектарда кәбестә һәм кишер чәчелде, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10