ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Чирмешән районында өч кешегә, ут яккан өчен, штраф салганнар

11 май 2019, 03:00

25 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы катгый режим кертелгән иде.
(Казан, 11 май, "Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәндә янгынга каршы катгый режим чорында районда өч гражданинга карата 2 шәр мең сум күләмендә штраф салганнар. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Алар тыелган вакытта чүп яндырганнар, диелә хәбәрдә. 
 
Мәгълүм булганча, 25 апрельдән 10 майга кадәр республикада янгынга каршы катгый режим кертелде. Әлеге чорда ут ягарга, чүп, коры үлән яндырырга ярамый. Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән әйтүләренчә, әлеге таләпнең үтәлешен тикшерү буенча рейдлар дәвам итә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10