ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан Президенты Аксубай районында терлекчелек потенциалы зур дип саный

10 май 2019, 17:11 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан Президенты Аксубай районында терлекчелек потенциалы зур дип саный Рөстәм Миңнеханов районда сәламәтлек саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирергә кушты.

(Казан, 10 май, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Аксубай районында булды. Ул Аксубай районының терлекчелек тармагын үстерүдә потенциалы зур дип саный. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген сөт савуның көнлек күләме 98 тоннаны тәшкил итә. Татарстан Президенты фикеренчә, бу күрсәткечне үстерү өчен районның җитәрлек запасы бар.

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау мәсьәләләренә дә зур игътибар бирергә кушты. Ул республикада авыл халкына диспансеризиция уздыру өчен 4 күчмә медицина комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырылуын әйтте.

Райондагы хуҗалык җитәкчеләре һәм авыл башлыклары белән Иске Мокшино авылында  очрашуда Рөстәм Миңнехановка районда сабан культураларын чәчү 43,8 мең гектарда башкарылуын әйттеләр. 34 мең гектарда чәчелгән, бу якынча 80 процентны тәшкил итә. “Чәчү ахырына якынлаша, соңгы гектарларны төгәллибез. Кырларда өр-яңа техника эшли”, - диде Аксубай районы башлыгы Камил Гыйльманов.

Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов республикада авыл хуҗалыгы копмлексларын үсеше буенча район 16 урында тора диде. “Оештырылган төстә чәчү уздыралар. Шәхси хуҗалыклар актив үсештә. Ләкин терлекчеклек тармагы буенча сораулар бар. Инвесторлар үз позицияләрен белдерер дип уйлыйбыз”, - диде ул.

Эш сәфәре барышында аграрийлар белән агымдагы чәчү кампаниясе барышы турында фикер алыштылар һәм гөмбә үстерү комплексында булдылар. Очрашу беткәннән соң Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар өчен куелган һәйкәлгә чәчәкләр салды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10