ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак

10 май 2019, 17:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Иртәгә Татарстанда 32 градус җылы булачак Республикада явым-төшемнәр көтелми.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Иртәгә, 11 майда, Татарстанда 32 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

11 майда республикада алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы +11..+16 градус, көндез +27..+32 градус булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10