ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Азәрбайҗан татарлары Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте

10 май 2019, 16:27 , Фото: Пресс-служба Общественного объединени

Азәрбайҗан татарлары Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итте Азәрбайҗандагы татар диаспорасы вәкилләре Бөек Ватан сугышында катнашкан якыннары турындагы хатирәләрен сөйләде.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Азәрбайҗанның татар диаспорасы вәкилләре “Үлемсез полк” йөрешендә һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнашты. Чаралар Бакуның Нариманов районындагы паркта Хәрби дан мемориалы янында булды. Бу хакта “Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада катнашучыларны Бакуның Нариманов районы башкарма комитеты вәкилләре, депутатлар һәм ветераннар сәламләде. Соңыннан Һәлак булучылар монументына чәчәкләр салдылар.

“Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсе рәисе Абас Миняшев әтисе Адбрахман Миняшевның фронтта катнашкан вакытта күрсәткән батырлыклары турында сөйләде.

“Татарстан” Иҗтимагый берләшмәсе рәисенең урынбасары Эмин Рамазанов татарларның, азәрбайҗаннарның һәм элекке СССРдагы башка халыкларның бердәмлеге һәм дуслыгы аркасында, җиңүгә ирешү һәм киләчәк буынга аяз күк йөзе бүләк итү мөмкинлеге булды, диде.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10