ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Спас райны Өчкүл авылы күленә аккошлар килгән

10 май 2019, 23:00 , Фото: spas-rt.ru

Спас райны Өчкүл авылы күленә аккошлар килгән Быел авылдагы күлләргә шулай ук кыр үрдәкләре дә күп килгән.
(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Яңа тормыш"). Спас районының Өчкүлдәге Исемсез күлгә берьюлы егерме ике аккош килде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Дөрес, күлдә узган елларда да аккошлар күренгәләде, әмма моның кадәр күпләп килгәннәре юк иде әле. Аккошларның матурлыгын күреп авыл кешеләре генә түгел, читтән килүчеләр дә сокланып туя алмый, аларны фоторәсемгә төшерәләр. 
 
Быел авылдагы күлләргә шулай ук кыр үрдәкләре дә күп килгән, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10