ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Төркия кунакханәләрендә бәяләр кыйммәтләнәчәк

10 май 2019, 11:03

Хәзерге вакытта төрек кунакханәләрендә 2014-2015 елгы бәяләр саклана.

(Казан, 10 май, “Татар-информ”). Быел Төркиядә кунакханә бәяләре сезон ачылганчы ук кыйммәтләнә башлады. Сезон вакытында бәяләр 10-15 процентка артачак. Бу хакта Россия Туроператорлары ассоциациясенә сылтама белән “Интерфакс” хәбәр итә.

“2019 елның мартында Төркиядә кунакханә номерына уртача бәя 63,3 евро булган. Бу узган елның мартына караганда 4,6 процентка югары. Истанбулда номер өчен уртача бәя – 73,9 евро. Ә Антальядә кунакханә бәяләре бераз арзанрак – 45,8 евро (-3 процент)”, - дигәннәр Россия Туроператорлары ассоциациясендә.

Югары сезон башлангач, чит ил туристларының актив килүе аркасында Төркия кунакханәләрендә бәяләр ким дигәндә 10-15 процентка артачак дип көтелә. “Иртәрәк бронь ясау вакытында бәяләр артуын Россия туроператорлары да хәбәр итте. Аларның исәпләүләре буенча, 2019 елның җәендә төрек кунакханәләрендә яшәү узган елга караганда, 25-30 процентка кыйммәтрәк булачак”, - дигәннәр ассоциациядә.

Төрек отельерлары бәяләрне чит ил базарлары өчен арттырачак, чөнки алар кризис елларындагы югалтуларына компенсация алырга тели, дип саныйлар Россия Туроператорлар ассоциациясендә. Хәзерге вакытта төрек кунакханәләрендә 2014-2015 елгы бәяләр саклана.

“Анталья кунакханәләрендә 2019 ел җәе өчен бәяләр ким дигәндә 10 процентка арткан инде. Россия, Германия һәм Бөек Британиядән генә түгел, ә Польша, Австрия, Нидерланд һәм Көнчыгыш Европа илләреннән дә зур ихтыяҗ бар”, - дигәннәр ассоциациядә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10