ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанның регбичы кызлары Идел буе округы чемпионатында җиңде

10 май 2019, 10:36 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Казанның регбичы кызлары Идел буе округы чемпионатында җиңде «Тулпар» спорт комплексында регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Идел буе федераль округы чемпионаты узды.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Казанның «Зилант» командасы хатын-кызлар арасында регби-7 буенча Идел буе федераль округы чемпионатында җиңде. Бу турыда Татарстанның Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

7 майда Казанда «Тулпар» спорт комплексының регби-7 буенча хатын-кызлар командалары арасында Идел буе федераль округы чемпионаты узды.

Ярышларда 6 коллектив катнашты: «Энергия» (Казан), «Кызыл шәһәр» (Йошкар-Ола), «Зилант» (Казан), «Легион» (Ижевск), «Атлетик» (Ульяновск), «Энергия» (Казан).

Нәтиҗәдә 1 урын – «Зилант» (Казан); 2 урын – «Кызыл шәһәр» (Йошкар-Ола); 3 урын – «Легион» (Ижевск); 4 урын – «Энергия» (Казан); 5 урын – «Энергия»-2 (Казан); 6 урын – «Атлетик» (Ульяновск) командаларында булды.. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10