ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Газинур Гафиятуллинның хатыны: Бер хаты да килмәде - "Ватаным Татарстан"

10 май 2019, 09:14

Алар 1934 елны өйләнешәләр һәм 1936 елда кызлары Сәмига, 1939 елда уллары Мөдәррис туа.

(Казан, 10 май, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Риман Гыйлемханов). 

– Риман абый, Газинур Гафиятуллинның хатыны бүген дә исән-сау икәнен беләсеңме?
– Ишетеп беләм.
– Күреп беләсең килмимени?
Рөстәмнең бу сүзләрендә шаярту катыш бераз үпкә дә сизелде. Ничектер уңайсыз булып китте. Татарның батыр улы Га­зи­нур­ның, аның гаиләсенең язмышы белән “технарь” егет, Рөс­тәм Гомәров түгел, без – журналистлар кызыксынырга тиеш идек.

Алга китеп әйтим, Казанга кайткач дус-ишләргә, танышларга, кай­бер каләмдәшләргә ге­ройның хатыны Гыйльмурый әби белән оч­ра­шу­ымны әйткәч, кызганычка диим­ме, оятыбызга диимме, алар: “Чыннан да исәнме ул?” – дип га­­җә­п­­лән­де­ләр. “Шө­кер, исән-сау, үз акы­лын­­да, хәтере дә әйбәт”, – мин әйтәм.

Очрашу

Алдан сөйләшкәнчә, Әлмәттә мине “Таттелеком” оешмасы хез­мәткәре Рөстәм Гомәров көтеп тора иде. Бөгелмәгә дә ул алып барды. Гыйльмурый әби янында бер­ничә тапкыр булган, инде гаилә дустына әйләнгән. Юл уңаеннан Газинур Гафия­туллинның бүген исән бер­дәнбер баласы Әнвәр абыйны кереп алдык. Ул тач әтисе инде, суйган да каплаган. Газинур Га­фия­тул­лин­ның бердәнбер фо­торә­се­ме белән чагыштырып әйтү инде бу: шундый ук куе кара каш, озынча йөз, ныклы ияк...

– Советлар Союзы Героеның улы булып яшәү ничегрәк соң? – дим.
– Өчебезнең беребез дә начар сүз белән кеше теленә кермәдек, әти исеменә тап төшермәдек, – ди Әнвәр абый.

Апасы – Сәмига һәм абыйсы Мөдәррис инде вафат, шөкер, балалары, оныклары исән һәм бик ишле. Сөйләшә-сөйләшә, Гыйльмурый әби яшәгән йортка килеп җиттек. Ул икенче никахтан туган кызы Римма гаиләсендә яши икән. Капка төбендә кияве Мөдәррис каршы алды. Ак кирпеч йортны, үзе әйтмешли, “совет чорында ук” салган, әмма яңа гына төзелгән кебек, бар җир ыспай, чиста, төзек. Димәк, гаилә башлыгы чын хуҗа дигән сүз.

Зал ягына уздык. Гыйльмурый әби: “Әйдә, рәхим итегез!” – дип ике куллап күреште, аннан табын янына чакырды.
– Башта бераз сөйләшеп алыйк әле, Гыйльмурый әби.
– И-и улым, нәрсә генә сөйләп бетерәсе икән инде...
Ниндиерәк сорау бирим икән дип аптырап калдым да: “Ничә яшь тулды инде?” – дигән булам. Юкса 102 нче яшь белән баруын беләм бит.

– Унҗидедә генә әле мин, улым.

Минем гаҗәпләнеп калганны күргәч, көлеп җибәрде.
– Гыйльмурый әби, ирең Газинур, китапта язганча, сиңа “гөләп чәчәгем” дип әйтә идеме?

– Әйтә иде, улым, яшьтән бик чәнечкеле, усал, шук идем. Эшкә дә бик батыр булдым. Сайланып тормый идек, кая кушсалар – шунда чаба, ни кушсалар шуны эшли идек.

Хезмәт юлы бик озын булган Гыйльмурый әбинең. Үзе төгәл хә­терләми, кызы Римма әйтүенчә, 70 яшькә җитә язып эштән туктаган. Сөйләшеп утырганда кызлары Роза белән Римма шаккатарлык бер сүз әйтеп куйды әле. Ашарга дәш­кәч, кайчак әби өстәл янында уңайсыз­ланып утыра, ди. “Берни эшләгән дә юк, эшләмичә ашау дөрес микән соң?” – ди икән. “Берәр дымлы чүпрәк бирсәгез, тузаннарны булса да сөртеп чыгар идем”, – дип тә куйгалый ди.

Заман Гыйльмурыйлар буынын әнә шулай тәрбияләгән. Газинур да һәр эшкә атлыгып торган. Габдрахман Әпсәләмов “Газинур” романында егетнең һәр эшкә беренче булып тотына торган гадәтен төрле вакыйгалар аша сурәтләп биргән иде инде. Дөрес булса, Газинурның һәлак булуы турында хәбәр ишет­кәч, әтисе Гафиятулла да: “Шул һәркемнән уздырырга ашыгуы малайны харап итте инде”, – дип куйган ди.

Озату

Газинурны 1939 елда Кызыл Армия сафларына чакыралар. Бу вакытта ак финнар белән сугыш бара. Әмма Газинур алгы сызыкка килеп җиткәнче сугыш тәмамланып та куя һәм 1940 елда егетне кире кайтаралар. Тик, кем әйтмешли, бер дә тыныч кына торырга ди­мә­гән икән, 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана. 1940 нчы елны демоби­ли­зацияләнгән солдатларга рәсми фәрман буенча (предписание) шундый шарт куела: ул-бу килеп чыкса, алар чакыру көтмичә дә хәрби комиссариатка барырга тиеш булалар. Һәрвакыт беренче булырга омтылган Газинур чакыру көтәме соң?! Гыйльмурый әби ирен сугышка озаткан көнне хәтерли әле.

– Чишмә буенда хушлаштык. Ул чакта берсеннән-берсе кечкенә ике балам бар иде, өченчесе бүксәмдә иде, – ди.

Алар 1934 елны өйләнешәләр һәм 1936 елда кызлары Сәмига, 1939 елда уллары Мөдәррис туа, үзе әйтмешли, “бүксәдәгесе” мин танышкан Әнвәр абый була инде. Ул әтисе сугышка киткәч, ягъни 1941 елның 1 июлендә дөньяга килә.

– Менә шул, улым, чишмә янына сугышка китүчеләрне озатырга халык җыелды. Шунда Газинурым үзе җигеп йөргән айгырны алып килергә кушты. Аның белән дә саубуллашыйм инде, диде. Ул айгыр бик усал иде, Газинурдан башка аны берәү дә җигә алмады. Чишмә буена алып килделәр моны. Шуннан соң Газинур атның башыннан кочаклап алган гына иде, малкай­ның күзләреннән яшь ага башлады. Без дә елыйбыз, Газинурым да, ат та елый...

– Әллә Газинурның бүтән кайтмасын сизде микән?

– Кем белгән инде, улым, кем белгән... Адәм акыллары бар иде ул атта.

Хушлашуның шушы мизгел­ләре мәңгегә күңеленә уелып калган аның. Башка вакыйгаларны онытса да, чишмә буендагы хушлашуны гел искә төшерә. Газинурга үпкә дә белдереп куйды әбиебез. “Шул ки­түдән кош теле хәтле хат та язып салмады бит ул”, – ди. “Газинур” романында хат алышулар телгә алына үзе, монысы, бәлки, язучы фантазиясе генәдер. Һәр­хәл­дә, гаиләгә фронттан бер генә хәбәр дә килми. Хәтта Газинурның һәлак булуы хакында да күпмедер вакыт узгач кына ишетә Гыйльмурый. Кайбер мәгъ­лүматлар буенча, иң әүвәл Газинур хезмәт иткән частьтан партия өлкә комитетына хат килеп төшә. Анда Татарстан улының Александр Матросов батырлыгын кабатлавы турында язылган була. Ул чакта агитация-пропаганда бик көчле бит инде: газеталарның берсендә Гыйльмурый Гафиятуллина имзасы белән язма да чыга. Анда инде, әлбәттә, елау-сыктау түгел, ә ил азатлыгы өчен гомерен биргән ире белән горурлану, балаларын да Ватанга лаек итеп тәрбияләү турында язылган була. Асылда Гыйльмурый беркая да, берни дә язмый, хәтта андый газетаны хәтерләми дә ул. Ярый, болары системаны гаепләү түгел. Ә менә Алтын Йолдыз медале һәм Ленин ордены геройның гаиләсенә тапшырылмавы бераз сәер. Моннан берничә еллар элек Сугышлы авылындагы Газинур Гафиятуллин музее хезмәткәрләре дә, геройның туганнары да хәрби комиссариатка телдән дә, язмача да мөрәҗәгать итеп карыйлар. Һәр очракта сугышчан бүләкләрнең солдат гаиләсенә тапшырылуы турында җавап алалар. Ә Газинурга Советлар Союзы Герое исеме бирү турындагы карар 1948 елның 2 октябрендә чыга.

Алдарак язганымча, иренең һәлак булуы турында хәбәрне Гыйльмурыйга соңрак, силсәвиттә әйтәләр. Газинурның һәлак булу көнендә ниндидер мистика да бар кебек. 1913 елның 13 гыйнварында туган ул, туган көненең икенче көнендә, ягъни 14 гыйнварда дош­ман амбразурасын күкрәге белән каплаган. Аның туган көнен ничек билгеләп үткәннәр икән? Гомумән, искә төшергәннәрме әле? Үткәргән булсалар, нинди теләкләр теләгән­нәр икән? Шул вакыйгаларны җан­ландырасы килә.

Киләчәктә эзләнүләрне дәвам итәргә исәп, чөнки атаклы шәхес­ләребезгә кагылган бер генә вакыйга да, кечкенә генә бер истәлек тә онытылырга тиеш түгел.

Гыйльмурый әби сабагы

Габдрахман Әпсәләмов “Газинур” романына тотынганчы Гафиятуллиннарда 2 ай яшәгән. Бөгел­мәнең дә, Лениногорск районы­ның да Сугышлы авылларында булган. Ул чакта, шөкер, 1930–1950 еллар вакыйгаларының ша­һит­лары исән булган әле. Бүген исә без Гыйльмурый әбинең һәм аның балаларының истәлекләре белән генә канәгать­ләнергә мәҗ­бүр.

Бөгелмәгә юлга чыгар алдыннан бер сүз ишеттем. Янәсе, Га­зинурның хатыны иренә хыянәт иткән, икенче кешегә кияүгә чыккан. Гомер буе тугрылык сакласа, аның турында мактап әллә ниләр язган булырлар иде. Уйландыра бу сүзләр. Гыйльмурыйны ире өстеннән йөрүдә гаеплиләр кебек тоелды.

Күз алдына китерик. Сугыш һәм сугыштан соңгы еллар. Илдә күпме ятим, күпме тол хатыннар. Ирләргә сайлау мөмкинлеге дә зур. Әмма Исрафил Ибраһимов ни өчендер өч балалы Гыйльмурыйны хатынлыкка алган. Үзенә кызыгып кынамы? Мәрхүм Мөхәммәт Мәһдиев әйтмешли, “едва ли”.

Азнакай районының Әлкәй авылыннан Сугышлыга (“Красно­гвардеец” колхозы) эш эзләп кил­гән балта остасы Исрафил, эш-эш дип бетеренү өстенә биш баланы да аякка бастырырга азапланган Гыйльмурыйга, бәлки, таяныч булырга теләгәндер. Гыйльмурый­ның үзенә дә таяныч кирәк булгандыр. “Биш бала” диюем шуңа, Гыйль­мурый әтисе Кашафетдин­нең бертуганы Галинең ятим калган ике баласын да үзенә ала. Моңа әле сугыш вакытында блокадалы Ленинградтан килгән ике ятимне дә өстәргә кирәк. “Хәлле­рәк ке­шеләр дә бар иде, аласылары килмәде. Тома ятимнәрне ник кире кагыйм инде, үзем алдым”, – ди әби. Шулай итеп, Гыйльмурый сугыш елларында җиде бала тәр­бия­ли. Дөрес, Ленинградтан килгән ике бала сугыш беткәч кире үз шәһәрләренә кайтып китә­ләр. Кемгә кайтып сыенганнардыр – билгесез. Туганнары табылгандыр, бәлки. Һәрхәлдә, алардан бер хәбәр дә булмаган.

Шулай итеп, сугыш тәмам­лангач Гыйльмурый Исрафил Иб­ра­һимовка кияүгә чыга һәм яңадан биш бала таба. Димәк, ул тәрбиягә алганнары белән үзене­келәрне кушып, 12 бала тәрбия­ләп үстергән. Мондый ананы ниндидер хыянәттә гаепләп буламы? Ул бөтен гомерен балаларга багышлаган, ил өчен 70 яшенә хәтле диярлек эшләгән. Изгелекләрнең әҗере кайта ул. “И-и, бу тор­мышның рәхәтлек­ләре! Балала­рымның бөтенесе дә әйбәт, әзрәк “ых-ых” итеп алсам да, нәрсә булды, әни, дип яныма йөгереп килеп җитә­ләр”, – ди мәрхәмәтле ана.

Аның күпме нужа чигеп тә, җор телле, оптимист булып калуына исем китә. Балалары: “Әни бүген дә эш сорый әле”, – дигәч, юлдашым Рөстәм Гомәров: “Әби, әйдә ярты ставкага “Таттелеком”га эшкә алабыз. Көненә дүрт сәгать кенә эшлисе”, – диде. Мин әби ни әйтер дип көтеп торам, картайдым, дип әйтерме, аяклар сызлый, дипме...

Гыйльмурый әби хәйләкәр генә Рөстәмгә карады да: “Белмим инде, улым, картайдым, дисәм, алай карт та түгел инде мин. Менә күзләр генә начаррак шул”, – диде. Үзе көлә, аңа кушылып без көләбез. Үзе безгә исәнлекләр тели, үзе: “Сез яшьләр әле, менә мин дә тырышып-тырмашып яшәп ятам бит. Кая ашыгырга? Төрле уйлар уйлап утырам инде, кайчак җырлап та җибәрәм”. Без бертавыштан: “Җыр тыңламый китмибез!” – дибез. “Ярый, тырышып карыйм булмаса!” – дип Гыйльмурый әби сузып та җибәрде.

“Ничек килдегез сез безгә,
Төшмәенчә диңгезгә.
Сез кадерле кунак безгә,
Ни хөрмәт итим сезгә...”

Җырлап бетерде дә: “Менә, вәйт”, – дип куйды. Без кул чаба-чаба тагын көләбез. Әби: “Бераз тавышым беткән, ахры”, – дип наз­лангандай итә.
Балалары әйтүенчә, ул кунак килгәнне бик ярата икән. Аз кил­сәләр: “Нигә күбрәк чакырмадыгыз, ачлык ел түгел бит”, – дип әйтә ди.

Туган көнендә (3 гыйнвар), Җиңү бәйрәмендә барлык балалары бергә җыелырга тырыша, тик еракта яшәгәннәре җәйге ялларсыз кайта алмый икән. Шунысына игътибар иттем: һәр ике ата балалары да гомер буе бер гаилә булып, бер-берсен ташламый яши­ләр. “Бер ананыкы бит!” – дию­челәр дә булыр. Анысы да дө­рес, әмма бер ата, бер ана балала­рының да этле-мәчеле яшәгән­нәре очрый. Исрафил абзый кызлары: “Безне кечкенә чакта Ән­вәр абый карады”, – диләр. Аны икенче әти­ләре урынына күрә­ләр. Чын ана тәрбиясе шул инде ул. Гыйльмурый әби бүген дә гаиләне, алай гына түгел, онык-оныкчык­ларны да санап, 50гә якын кеше­дән торган нәселне таратмыйча тотып тора.

Әйткәнемчә, без ике сәгать чамасы сөйләшеп утырдык һәм бөек ананың бер генә мәртәбә ыңгы­рашуын да, язмышына зарлануын да ишетмәдек. Ул – сер бирми торган буын вәкиле.

Саубуллашканда ишек төбенә хәтле озатты. Ул да таякка таянган, миндә дә шундый ук таяк иде. Бер-беребезгә карашып көлеп куйдык. Өлкән кешеләр белән күп мәр­тәбә очрашырга, аларның моң-зар­ларын тыңларга туры кил­де. Һәм, гадәттә, күңелдә ниндидер авыр тойгы кала иде. Ни галәмәт, Гыйльмурый әби һәм аның балалары белән бер утыру гомернең матур бер мизгеле булып күңелдә калды. 102 нче яше белән барган әби мине дөньяга башкача, күңел күзе белән карарга өйрәтте кебек.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10