ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апаста Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевидение приставкалары бүләк ителде

10 май 2019, 00:00 , Фото: apastovo.ru/

Апаста Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевидение приставкалары бүләк ителде Районы башлыгы ветеран белән очрашып хәлен сорашты, яшәү шартлары белән танышты.

(Апас, 10 май, "Татар-информ",   "Йолдыз" ). Апаста Бөек Җиңү көнендә цифрлы телевидение приставкалары бүләк ителде. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Апас районы башлыгы Рәшид Заһидуллин 9 май иртәсен Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтхамис Хисаметдиновка цифрлы телевидение приставкасы бүләк итүдән башлады. Ветеран белән очрашып хәлен сорашты, яшәү шартлары белән танышты, аңа сәламәтлек, тыныч тормыш теләде.

– Республика, район тарафыннан бик тә зурладылар. Бәйрәм көнне генә түгел, һәр көнебез игътибар үзәгендә безнең. Район башлыгына олы рәхмәтемне белдерәм. Ил-көннәребез тыныч булсын Ходаем, - диде Мөхәммәтхамис бабай. Шундый ук приставкалар район буенча биш ветеранга тапшырылды.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10