ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Үлемсез полк” катнашучысы: Cугыштагы авырлыкларны күз алдына да китерә алмыйбыз

9 май 2019, 16:15 , Фото: Зиля Мубаракшина

“Үлемсез полк” катнашучысы: Cугыштагы авырлыкларны күз алдына да китерә алмыйбыз Гүзәл Идиатуллина геройларны Җиңү көнендә генә түгел, һәрдаим искә алырга кирәк дигән фикердә.

(Казан, 9 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда узучы “Үлемсез полк” гомумроссия иҗтимагый гражданлык-патриотик хәрәкәте акциясе катнашучысы Гүзәл Идиатуллина сугыш елларындагы авырлыкны, ачлыкны хәзер күз алдына да китереп булмый дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүгенге көндә күгебез аяз, дөньябыз тыныч. Шуңа күрә онытмаска, Ватаныбыз өчен көрәшкән батырларыбызны Җиңү бәйрәме көнендә генә түгел, һәрдаим аларны искә төшереп, аларга рәхмәтле булып, илебезне саклау – безнең бурычыбыз”, - диде ул.

Гүзәл сүзләренчә, әлеге акциядә ул мәктәптә укыган чагында классташлары, авылдашлары белән катнашкан. Хәзерге вакытта гаиләсе, туганнары белән портретлар тотып, полкка чыккан.

“Бабам Идиатулла Яппаров сугышка 1942 елда китә, дошманга каршы көрәшеп, батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнә. Сугышта контузия ала. Озак кына госпитальдә яткач, туган якларына кайтаралар”, - дип сөйләде Гүзәл Идиатуллина.

“Үлемсез полк” акциясенең төп әһәмияте – сугышта катнашкан әби-бабаларыбызның батырлыкларын искә алу, аларга дан җырлау. Минемчә, бу чара бик кирәкле, ул актуальлеген беркайчан да югалтмаячак”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10