ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Краснодар халкы бер айдан Сабан туен бәйрәм итәчәк

9 май 2019, 15:47

Милли бәйрәмгә крайның барлык шәһәрләреннән дә татарлар җыела.
(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Краснодарда быел Сабан туе 9 июньдә узачак. Бу хакта җирле татарларның "Булгар-К" оешмасы хәбәр итә. 
 
Узган ел Сабан туе берничә йөз кешене җыйган.
 
Быел чарада Адыгея, Сочи, Адлер, Лазеревское, Армавир, Абинск, Новороссийск һ.б. шәһәрләрдән милләттәшләребез катнаша. Шулай ук, Татарстаннан һәм Башкортстаннан да кунаклар чакырыла. 
 
Быел милли бәйрәм Җиңүнең 30 еллыгы паркында узачак, диелә хәбәрдә.
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10