ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Пенза эшмәкәре Җәмил Кантеевка "Хәйриячелек һәм меценатлык" билгесе бирелгән

9 май 2019, 13:11

Эшмәкәр Җәмил Кантеев гыйнвар аенда Пензаның Җәмигъ мәчете төзелешенә 1 миллион сум күләмендә акча күчергән иде.
(Казан, 9 май, "Татар-информ"). Пенза Татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы Җәмил Кантеевны өлкә губернаторы Иван Белозерцев "Хәйриячелек һәм меценатлык" Мактау билгесе белән бүләкләгән. Бу хакта автономия сайтында хәбәр ителә. 
 
Губернатор өлкә һәм дәүләт бүләкләренә лаек булган 62 пензалыга югары күрсәткечләргә ирешкәннәре, һөнәри якын килүләре, уңышка омтылулары өчен рәхмәтен белдергән. 
 
"Сезнең һәркайсыгыз сәләтле, уңышлы һәм максатчан кеше, җитәкче. Сез сәнәгать өлкәсендә, авыл хуҗалыгында, урта һәм кече бизнеста, мәдәнияттә, мәгарифтә, сәламәтлек саклауда, хокук саклау яисә иҗтимагый эшчәнлектә зур уңышларга ирешүчеләр", - дип билгеләп үткән Иван Белозерцев. 
 
Эшмәкәр Җәмил Кантеев гыйнвар аенда Пензаның Җәмигъ мәчете төзелешенә 1 миллион сум күләмендә акча күчергән иде. Алдагы елда эшмәкәр төзелеш өчен 500 мең сум акчасын хәйрия фондына биргән булган. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10