ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әтнәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары ачык өсле автомобильләргә утырып йөрде

9 май 2019, 19:00 , Фото: atnya-rt.ru/

Әтнәдә Бөек Ватан сугышы ветераннары ачык өсле автомобильләргә утырып йөрде Ветераннар утырган автомобильләр алга таба киткән саен, “Үлемсез полк” тулылана барды һәм гаять озынлыкка сузылгпан колоннага әйләнде.

(Әтнә, 9 май, “Татар-информ”, “Әтнә таңы”). Олы Әтнәдә сугыш чорындагыча ачык өсле автомобильләргә утырган Бөек Ватан сугышы ветераннары “Үлемсез полк” колоннасы алдыннан үттеләр һәм Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт театрына таба юл тоттылар. Бу турыда районның “Әтнә таңы” газетасы хәбәр итә.

Бүген районда 6 ветеран бар - Күәмнән Рәхимҗан Габдуллаҗан улы Мозаффаров, Иске Җогып авылыннан - Габделхәй Шәймәгъсүм улы Нурмөхәмәтов, Түбән Шашы авылыннан Фәйзи Әхмәт улы Галиев, Олы Бәрәзәдән - Мөршидә Гариф кызы Бәдыйгова, Дусымнан - Зиннур Шиһап улы Шигапов, Олы Әтнә авылында яшәүче Рәис Вәли улы Вәлиев - аларның дүртесе Бөек Ватан сугышында катнашкан.

“Мәңгелек ут”ка “Бердәм Россия” активистлары веноклар салды, шунда биредә һәлак булганнарны искә алып аткан мылтык залплары тавышы яңгырады.

Ветераннар утырган автомобильләр алга таба киткән саен, “Үлемсез полк” тулылана барды һәм гаять озынлыкка сузылган колоннага әйләнде. Колоннада “Яшь армияче”ләр дә, орден-медальләрен чыңлатып Әфганстан ветераннары да, Бөек Ватан сугышында һәлак булган, хәбәрсез югалган бабай-әбиләренең портретларын күтәргән халык та бер сафта атлады.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10