ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мәскәүдә һава торышы бозылу сәбәпле, парадның һавадагы өлеше булмады

9 май 2019, 12:04

Парадның һава өлешендә 74 очу аппараты - Җиңү еллары саны буенча катнашырга тиеш иде.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Мәскәүдә Җиңү Парадының һава өлеше начар һава шартлары аркасында булмады. Бу хакта «Беренче канал» эфирында очышлар белән идарә итү пунктына сылтама белән Кремльнең Спас манарасында булган журналист хәбәр итте. Самолетлар база пунктларына кире кайтарылды, дип яза «Интерфакс».

Парадның һава өлешендә Җиңү еллары саны буенча 74 очу аппараты катнашырга тиеш иде.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган хәрби парад Мәскәүдә Кызыл мәйданда узды. Аны Россия оборона министры Сергей Шойгу кабул итте. Коры җир гаскәрләренең баш комиссары Олег Салюков парад белән җитәкчелек итте.

Илнең төп мәйданында 13 мең кеше тезелгән иде. 35 парад расчеты составында Кораллы Көчләр гаскәрләренең барлык төрләрен, Росгвардияне, башка көч структураларын тәкъдим итүче хәрби хезмәткәрләр булды.

Механикалаштырылган колоннаны легендар Т-34 танкы җитәкләде. Парадта күрсәтелгән машина 75 ел элек - 1944 елда чыгарылды. Анда 130 дан артык корал, шул исәптән «Ярс» континенталь баллистик ракеталар, Т – 14, «Армата» һәм т-72Б3 танклары, «Бумеранг» бронетранспортерлары, «Курганец» хәрби машиналары һәм «Терминатор» танкларына ярдәм күрсәтү хәрби машиналары, башка техника булды.

Быелгы парадның яңа техникалары арасында ике Aurus автомобиле бар иде, анда Оборона министры һәм Коры җир гаскәрләренең баш комиссары булдылар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10