ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Алексей Песошин һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәк куйды

9 май 2019, 09:44 , Фото: Динара Прокопьева

Алексей Песошин һәлак булган сугышчылар мемориалына чәчәк куйды Татарстан Премьер-министры Бөек Ватан сугышы ветераннары белән бергә бер минутлык тынлык белән фронттан кайтмаган сугышчыларны искә алды.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казанның Арча зиратында «Җиңүче Солдат» һәм «Кайгы кичерүче солдат» монументларына венок һәм кызыл канәфер куйды.

Зират мемориалларына шулай ук Бөек Ватан сугышы ветераннары, курсантлар-суворовчылар һәм рәсми затлар да килгән иде. Шул исәптән республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстаннан Россия Дәүләт Думасында депутатлар Айрат Фәррахов һәм Илдар Гыйльметдинов һ.б. катнашты.

Тантанада катнашучылар «Җиңүче Солдат» монументына чәчәкләр салганнан соң, һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Моның артыннан өч тапкыр залп ясалды, шул вакытта һавага үз тормышы бәрабәренә дөньяны фашизмнан саклап калган сугышчыларның җаннарын символлаштырган ак күгәрченнәр очырдылар.

Аннары Алексей Песошин һәм ветераннар алдында Бөек Ватан сугышы чоры формасын кигән сугышчылар взводы атлап узды.

Аннары «Кайгы кичерүче солдат» һәйкәленә Һәм Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев каберенә чәчәк салдылар. Чарада катнашучылар очучыны искә алдылар, ул концлагерьдан урланган бомбардировщикка качкан.

Татарстан Премьер-министры, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм рәсми затлар бергә фотога төште, аннан соң Җиңү көне уңаеннан башка бәйрәм чараларына киттеләр. Иртәнге сәгать унда Меңьеллык мәйданында Җиңү парады башланачак, аннары Казан урамнары буйлап «Үлемсез полк» акциясе узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10