ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салачак, «Үлемсез полк» акциясендә катнашачак

9 май 2019, 09:24 , Фото: архив/Александр Эшкинин

Миңнеханов Мәңгелек утка чәчәкләр салачак, «Үлемсез полк» акциясендә катнашачак Татарстан Президентының абыйсы Галимҗан Миңнеханов 1941 елның декабрендә Мәскәү өчен барган сугышта һәлак булган.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантаналарда катнаша. Республика җитәкчесе Казанның Җиңү паркында Мәңгелек утка чәчәкләр салырга, Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны гаскәрләренең тантаналы йөрешен карарга, шулай ук «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга планлаштыра. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Казанның Җиңү паркында Дан Мемориалы колоннадасының Мәңгелек утына чәчәкләр салу тантанасы бүген иртән башлана. Татарстан Президентыннан тыш, һәлак булган сугышларга баш ияргә Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика Премьер-министры Алексей Песошин киләчәк. Республиканың иң югары вазифаи затларын һәлак булучыларны бер минут тынлык белән искә алачаклар. Тантаналы чарада Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары башкарылачак.

Иртәнге сәгать унда Меңьеллык мәйданында тантаналы чараның рәсми өлеше Россия, Татарстан Дәүләт флагларын һәм Җиңү байрагын чыгару белән башланачак. Шунда ук Мәскәүдә Кызыл мәйданнан Җиңү парадын турыдан-туры трансляцияләү дә булачак. «Тантаналы чара вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан чыгышы планлаштырыла», - диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Республикасы Президенты чыгышыннан соң Меңьеллык мәйданында Казан гарнизоны һәм көч структураларының махсус бүлекчәләре гаскәрләре тантаналы рәвештә узачаклар. Парадны «Җиңү көне» җыры озата барачак.

Көннең икенче яртысында Рөстәм Миңнеханов Ирек мәйданында башланачак «Үлемсез полк» акциясендә катнашырга планлаштыра. Тантаналы йөреш Карл Маркс, Лобачевский, Кремль урамнары буенча узачак һәм Меңьеллык мәйданында тәмамланачак.

Татарстан Президенты ел саен Эшче-крестьян Кызыл Армиясе 359нчы укчы полкы составында сугышкан әтисе ягыннан абыйсы Галимҗан Миңнеханов портреты белән акциядә катнаша. Мәскәү өлкәсе Рузский районы хәрби комиссары мәгълүматларына караганда, Галимҗан Миңнеханов Мәскәү өчен барган сугыш вакытында 1941 елның декабрендә һәлак булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10