ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан-Атабай юлында «Мерседес» автомобиле янып беткән

8 май 2019, 20:00 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казан-Атабай юлында «Мерседес» автомобиле янып беткән Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Татарстанның Лаеш районы юлында «Мерседес» кроссоверы янган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Кичә 20.30 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Казан – Атабай автоюлының 46нчы чакрымында «Мерседес» автомобиле януы турында хәбәр килде», - дип сөйләделәр матбугат үзәгендә.

«Нармонка» янгын сүндерүчеләре ут капкан чит ил машинасы янына ун минутта килеп җиткән. Алар янгынны тулысынча сүндергән, әмма автомобильне коткарып калу мөмкин булмаган. Ул янып беткән. Машина йөртүчесе зыян күрмәгән.

Янгын мәйданы 6 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлакәтнең беренчел сәбәбе – транпорт чарасын куллану кагыйдәләрен бозу.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10