ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Җәмгыять

Самарада Фатыйх Мортазин исемендәге премия алу өчен гаризалар кабул ителә

8 май 2019, 21:30

Җиңүчеләр май бәйрәмнәреннән соң игълан ителәчәк.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”).  Фатыйх хәзрәт Мортазин исемендәге Самара өлкәсе иҗтимагый премиясен алу өчен гаризалар кабул итү 12 майда тәмамлана. Бу турыда “Самара татарлары” сайтында хәбәр ителә.

Премия 2019 елның башында Самара өлкәсе татарлары милли-мәдәни берләшмәләре һәм өлкә мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә куелган. Конкурс турында нигезләмә һәм башка кирәкле мәгълүмат “Бердәмлек” газетасында һәм samtatnews.ru сайтында чыккан.

Комиссиягә берничә гариза кергән инде, 12 майга кадәр калган берничә көн дәвамында Фатыйх Мортазин исемендәге премия бирүгә яңа кандидатлар күрсәтү мөмкинлеге кала. Комиссия май бәйрәмнәреннән соң ук үз карарын чыгарачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10