ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Казан студенты Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады

8 май 2019, 21:52

Олимпиаданың команда турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты беренче урынны алды.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты Алия Сафина "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу" Бөтенроссия олимпиадасында җиңү яулады. Бу турыда Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Төмән индустриаль университетында профиль буенча "Су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу" Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау туры узды. Олимпиада биремнәренә гидравлик, су белән тәэмин итү, су бүлү, насослар һәм насос станцияләре, биналарны санитар-техник җиһазлау һәм су белән тәэмин итү һәм су бүлү системаларын эксплуатацияләү буенча сораулар керде.

"Бөтенроссия студентлар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча беренче урынны КДАТУ студенты Алия Сафина алды, өченче урынны шулай ук КДАТУ студенты Анастасия Соколова алды. Олимпиаданың команда турында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты беренче урынны алды", диелгән бу хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10