ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россиядә интернет-кибетләрдән сатып алу 5-10 процентка арзанаерга мөмкин

8 май 2019, 16:17

Кәгазь чекларның QR-кодларга алмашуы товар бәясе кимүгә китерергә тиеш.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Россиядә интернет-кибетләрдән сатып алу 5-10 процентка арзанаерга мөмкин. Бу турыда Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе хәбәр итә дип яза «Известия».

Кәгазь чекларның QR-кодларга алмашуы товар бәясе кимүгә китерергә тиеш. Әлегә Дәүләт Думасы аны беренче укылышта гына хуплаган.

Закон үз көченә кергәч курьер җәлеп итеп сатучы компанияләр һәм шәхси эшмәкәрләре бер касса аппараты гына куллана ала.

Интернет-сәүдә компанияләре ассоциациясе президенты Артем Соколов бу яңалыкны онлайн-ритейлга таба җитди адым дип атады. Ул җитәкли торган оешма эшенә бәя бирү буенча клиентлар ярты заказны курьер ярдәме белән алуны сайлый.

Эре онлайн-ритейлерлар бу инициатива касса аппаратлары санын һәм чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирүе белән килешә. Алар фикеренчә, бу товарны китереп бирү шартларына уңай йогынты ясаячак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10