ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан Дәүләт архивы Әхмәт Исхакның 1945 елның маенда язган хатын күрсәтте

8 май 2019, 15:42 , Фото: Александр Эшкинин

Татарстан Дәүләт архивы Әхмәт Исхакның 1945 елның маенда язган хатын күрсәтте “Интертат” электрон газетасы укучыларын Әхмәт Исхакның уллары әтиләренә багышлап язган хатлар белән таныштырачак.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Республикасы Дәүләт архивы якынлашып килүче Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы вакытында язылган фронт хатлары белән таныштырды. Хатлар турында журналистларга Татарстан Дәүләт архивының революциягә кадәрге фондларны саклау һәм исәпкә алу бүлеге башлыгы Энҗе Гәйнетдинова сөйләде.

  • Татарстан Дәүләт архивында Бөек Ватан сугышы елларында язылган өч меңгә якын фронт хаты саклана. Документларны архивка солдатларның туганнары, фронт хатларының зур бер өлешен Татарстан Язучылар берлеге тапшырган. Архивта Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гәдел Кутуй кебек танылган татар язучыларының да фронт хатлары саклана.

Бүген журналистларга Балтач районы Нөнәгәр авылыннан Галимҗан Шаһимәрдәнов, татар шагыйре һәм тәрҗемәче Әхмәт Исхак, рус язучысы Геннадий Паушкин турында сөйләделәр. Архивта шәхесләрнең шәхси документлары, фотолары, фронт хатлары, ачык хатлары, шәхес таныклыклары саклана.

Әхмәт Исхакның шәхси документларын Татарстан Дәүләт архивына туганнары 2005 елда тапшырган. Әхмәт Исхак 1945 елның 5 маенда Одессадан гаиләсенә ачык хат җибәргән. Иршат һәм Илик – Әхмәт Исхакның уллары.

“Дусларым! Минем кадерлеләрем Иршат һәм Илик! Сезгә тагын бер чәчәкле ачык хат җибәрәм. Бездә инде өрекләр һәм чияләр чәчәк ата. Шәһәрчектә бик матур. Бар җирдә дә кар сыман чәчәкләр. Бу ачык хатны алганнан соң, сездә дә бакчалар чәчәк атачак. Каникуллар булачак, сез уйнаячаксыз. Мин сезнең сәламәт булуыгызга, Иршатикның тазаруына, Иликның борынына бернәрсә дә булмаганга бик шатланам. Сез “Әни кинога һәм театрга барды” дип язасыз. Сез аны тоткарламагыз. Аңа ял итәргә кирәк.

Ул көннәр буе эшли, сезнең өчен борчыла, тырыша. Сез аны ихтирам итәргә, ул сезне яраткан кебек яратырга тиеш. Сезнең хатларыгызны мин еш алам. Сезнең икегезгә дә зур рәхмәт. Сезнең хатлар мине нык сөендерә. Сугыш тиздән бетәчәк һәм без сезнең белән хатлар аша түгел, шушындый чәчәкләр арасында берәр кая бакчада утырып сөйләшәчәкбез. Сезне яратучы Әхмәт”, диелгән ачык хатта.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10