ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиядә яшәүчеләр QR-код ярдәмендә телефон номеры буенча акча күчерә алачак

8 май 2019, 15:33

Система 2019 елның февралендә эшләтелеп каралды.

(Казан, 2 май, “Татар-информ”). Россиядә яшәүчеләр QR-код ярдәмендә 600 мең сумлык товар өчен түли алачак. Бу турыда "Эвотор" онлайн-класс җитештерүчесенең түләү алымнарын үстерү буенча директоры Заур Бесолов хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, яңа сервисны 30 августта сыный башлыйлар. Башта аны зур булмаган кибетләрдә кулланып караячаклар.

“Беренче тапкыр 30 августта сынап караячакбыз. Элек ул зур булмаган кибетләрдә һәм базарларда сәүдә нокталарында булачак. Әлегә товарлар һәм хезмәтләр өчен түләүләр 600 мең сумга кадәр чикләнгән. Бүген динамик һәм шулай ук статистик QR-код ярдәмендә төрле түләү сценарийлар карала”. – диде эксперт.

Заур Бесолов сүзләренчә, сервисны сәнәгатьтә эшләтеп җибәрү сынау проектының ни дәрәҗәдә уңышлы булуыннан тора. Товарлар өчен QR-код ярдәмендә түләү тиз түләүләр системасының киңәйтелгән версиясен эшләтеп җибәрү ярдәмендә булачак.

Система 2019 елның февралендә эшләтелеп каралды. Россиядә яшәүчеләр яңа система ярдәмендә телефон номеры буенча акча күчерә алачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10