ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Кариев театры Галия белән Искәндәр мөнәсәбәтләренә яңа караш тәкъдим итә

8 май 2019, 15:37 , Фото: архив/Рамиль Гали

Кариев театры Галия белән Искәндәр мөнәсәбәтләренә яңа караш тәкъдим итә Илгиз Зәйниев Гадел Кутуй әсәренә нигезләнеп «Тапшырал...ган хатлар» спектаклен чыгара.

(Казан, 8 май, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Илгиз Зәйниев Кариев театры сәхнәсендә татар совет әдәбиятының иң популяр әсәрләренең берсен сәхнәләштерә. Гадел Кутуй әсәре буенча куелган “Тапшырыл...ган хатлар” спектакленең премьерасы 23, 24 һәм 31 май көннәрендә тәкъдим ителә. Бу хакта театр хәбәр итә.

Илгиз Зәйниев әйтүенчә, бу - әсәрнең классик вариантын сәхнәләштерү түгел: режиссер сәхнәгә өч Галияне чыгара. "Миңа бу әсәр эчтәлеге белән түгел, текст буларак, формасы белән кызыклы. Без Галиянең нинди икәнен дә белмибез, шуңа да безнең спектакльдә өч Галия. Искәндәрне дә Галия хатлары аша гына күрәбез", - ди Илгиз Зәйниев.

  • Спектакльнең композитор – Халыкара һәм Бөтенроссия конкурслары лауреаты Миләүшә Хәйруллина, балетмейстер – “Алтын битлек” милли театр премиясе лауреаты Нурбәк Батулла.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10