ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл, Дин

Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары ураза вакытында хәмер сатуны тыюны сорый

8 май 2019, 14:26 , Фото: Ләйсән Тимерова

Актаныш районы авыл җирлеге башлыклары ураза вакытында хәмер сатуны тыюны сорый Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы авыл җирлегенә Аккүз авыл җирлеге дә кушылган.

(Казан, 8 май, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Актаныш районының берничә авыл җирлеге башлыклары, авыл халкы үтенече белән, Рамазан аенда үз җирлекләрендә хәмер сатмау тәкъдиме белән чыккан. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Актаныш районы башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Ләйсән Тимерова сөйләде.

“Берничә ел дәвамында авыл җирлекләре башлыклары халык белән очрашып сөйләшеп, шундый мөрәҗәгать белән чыга, һәм кибет хуҗалары хәмер сатмый. Бу матур традицияне Иске Айман авыл җирлегенең мәрхүм башлыгы Мулланур Кашапов башлап җибәргән иде. Алар халык белән сөйләшеп, үзләрен “Хәмерсез авыл” дип игълан итеп, шулай башланып киткән традиция иде бу”, - диде әңгәмәдәш.

Иске Айман халкы Мулланур Кашаповның якты истәлегенә һәм Рамазан аен истә тотып, хәзерге авыл җирлеге башлыгына шундый мөрәҗәгать белән чыккан. “Халык фикерен эшмәкәрләр, сатучылар да аңлап кабул итте. Бүген Иске Айман, Әтәс, Түке, Кәзкәй, Усы авыл җирлекләренә Аккүз авыл җирлеге дә кушылды. Башкалар да кушылыр дип фаразлыйбыз, чөнки халык берсеннән берсе күреп, шул тәкъдим белән чыга”, - ди Ләйсән Тимерова.

Шул уңайдан “Актанышта, авыл җирлекләрендә Рамазан аен үткәрү, Рамазан ае фазыйләтләре” темасына авыл җирлекләре башлыклары, имамнар белән видеоэлемтә рәвешендә брифинг та узган. Район имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин имам-хатыйбларга дини гыйбадәтләр буенча яңа нигезләмә тапшырылганын әйткән.

Әтәс авыл җирлеге башлыгы Эльвира Насыйрова халыкның, Ураза аенда хәмерне сатуны тыеп торып булмасмы, дигән мөрәҗәгать белән чыкканын, кибет хуҗасының берсүзсез ризалык биргәнен билгеләп узган. Ләйсән Тимерова Рамазанда хәмер сатуны тыю буенча киңкүләм рәвештә бу эш быел беренче тапкыр башкарылуын әйтте. Ул моның районда әхлак тәрбиясе юнәлешендә алып барылган даими эшнең нәтиҗәсе булуын ассызыклады.

Сүз уңаеннан, ул һәр ай саен район мәдәният йортында халык өчен вәгазь кичәсе дип аталган очрашу үткәрелүен әйтте. Узган ел 300 кеше катнашында район ифтары да узган. Ләйсән Тимерова әйтүенчә, быел Актанышта районкүләм ифтар мәҗлесе кайчан узачагы әлегә билгеле түгел.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10