ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Сугыш ветераны 94 яшьлек Габбас Әхмәтшин: Көн дә ике сәгать укыйм әле - "Идел"

8 май 2019, 14:40 , Фото: idel-tat.ru

Сугыш ветераны 94 яшьлек Габбас Әхмәтшин: Көн дә ике сәгать укыйм әле - Ветеран сугыш хатирәләре белән уртаклашты.

(Казан, 8 май, "Татар-информ", "Идел", Энҗе Басыйрова). ТР Госстройнадзор инспекциясе хезмәткәрләренең ул-кызлары “Җиңүне көткәндә” (“Навстречу Победе”) рәсем конкурсында катнашты. 9 май – Җиңү көне алдыннан әлеге бәйгегә йомгак ясалды.

Инспекция идарәсендә балалар ясаган рәсемнәрдә кечкенә генә күргәзмә оештырылган иде. Ләкин бу гади генә тәбрикләү чарасы булмады – балалар белән очрашуга Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Әхмәт улы Әхмәтшинны да чакырганнар иде.

ТР Госстройнадзор инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов: “Җиңү көне – халык өчен иң бөек бәйрәм. Моның өчен сезнең алда баш иябез. Хәзер тарихны кире язарга маташалар, бигрәк тә көнбатышта совет гаскәрен юкка чыгарып, нацизмны өскә чыгарырга тырышалар. Моны булдырмый калу өчен, без, беренче чиратта, балаларга сугыш корбаннары, совет халкының геройлыгы турында аңлатырга тиеш”, – дип белдерде.

Аннары сүзне балалар алды – алар ветеранга сугыш турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләп күрсәтте, үзләре ясаган рәсемнәрне бүләк иттеләр. Очрашуның тантаналы өлешеннән соң, сөйләшү чәй өстәле артында дәвам итте. Ветеран сугыш хатирәләре белән уртаклашты.

- Менә бу сурәттә мин командирым белән Венгриядә, сугыштан соң бераз ял иткәч төштек, – дип, башлады сүзен Габбас абый, куен кенәгәсе эченнән сугыш елларыннан бирле кадерләп саклаган истәлекләрен тартып чыгарып. – Фотоның монысында миңа егерме яшь. Сугыш беткәнгә 74 ел. Димәк, миңа ничә яшь була инде?

Ветеран шаян елмаеп балаларга бага. Апрель аенда гына 94 яшен тутырган икән. Ул 1925 елда Тукай районының Югары Байлар авылында гади крестьян гаиләсендә туа. Сигез сыйныф тәмамларга өлгереп кала, сугыш башлана. Бу көнне ветеран куркыныч төштәй әле дә хәтерли. Җәйге кояшлы көндә авыл халкы Сабантуй гөрләтергә әзерләнеп йөргәндә район үзәгеннән килгән кешенең “Гитлер Советлар союзына каршы сугыш башлады”, дигән сүзләрен ишетү аяз көнне яшен сугуга тиң була шул. Мондый хәбәрдән соң уку да онытыла, киләчәккә өмет итеп корылган яшьлек планнары да җимерелә – 16 яшьлек Габбас колхозга эшкә китә.

- Советлар Союзына 15 республика керә иде. Безгә һөҗүм иткәнче, Алмания бөтен Аурупаны басып алган диярлек, 11 дәүләт аның астында, аларның бөтен байлыгы, коралы немецларныкы иде инде. Менә шундый колачлы армия безгә һөҗүм итте! Бу сугышның башланасын чамаласак та, ни кызганыч, илебез тиешенчә әзерләнә алмады. Беренче көннәрдә зур югалтуга дучар булдык. Немец самолетлары хәрби шәһәрләр, тимер юл станцияләре һ.б. бомбага тотты. Гади халыкның күпләп кырылуы аеруча аяныч. Пассажир поездларын бомбаладылар, авылда коралсыз кешеләрне атып үтерделәр бит. 1418 көн менә шундый канкоеш, аяусыз сугыш, вәһшилек барды. Баштагы ике елда дошман белән бергә-бер көрәштек. 1944 елда гына немецларга каршы Америка, Англия солдатлары күтәрелде. Аңарчы бу илләр аз-маз техника, азык-төлек белән ярдәм итте итүен, тик бушка түгел, алтын белән түләдек.

Кызыл Армиягә аны 1943 елда чакыралар, ул артиллерия полкында радис-телеграфист булып хезмәт итә. “За отвагу”, “За победу над Германией в Великой Отечественной войне” медальләре белән бүләкләнә. “Хәзер армиядә бер ел хезмәт итсәләр, безгә Ватанны җиде ел сакларга туры килде. Армиягә киткәндә 18 яшем тулмаган иде, 25кә җиткәндә кайттым”, – ди ветеран. Җиңү көнен Чехословакия белән Австрия чигендә каршы ала. Нәкъ менә монда, Ватанын сатып, безнең солдатларга каршы сугыша башлаган генерал Власовны тоткарлауда катнаша аларның полкы.

Сугыштан соң Венгриядә тагын бер елга хезмәт иткәч кенә Советлар Союзына кайталар. Бөтен техника-коралларын тапшыргач, аларны Владивостокка җибәрәләр. Берәр ай хәл җыйдыргач, 600 кеше төялгән йөк пороходы Чукотка җиренең иң читенә – Провидения бухтосына кузгала. Героемның тагын өч ел гомере әнә шунда уза.

Реклама
- Яхшы һава торышында гади күз белән дә Алясканы күзәтергә мөмкин иде, – дип искә ала ул елларны, ничек итеп ике кыш палаткада яшәүләре, өченче елга гына үз куллары белән казарма төзүләре турында сөйләргә керешә. Әлбәттә, ул замандагы шартларны гади кешегә түгел, хәтта бүгенге хәрбиләргә дә күз алдына китерүе авырдыр.

Демобилизациядән соң Габбас Әхмәт улы туган ягына ашыга. Фронтка озатып калган әти-әнисе кайтуына бакыйлыкка күчкән була инде. Үзеннән алдарак сугышка китеп иртәрәк әйләнеп кайткан абыйсы гаилә корган, төп нигездә төпләнгән. Героем алар янында яшәп калырга уңайсызлана. Ике ай чамасы ял итә дә пароход белән Казанга юл тота. Ә үзенең ни белеме, ни һөнәре юк. Бер дусты Казанда КГБда эшләүче абыйсы янына керергә киңәш иткән була аңа, ул бу сүзләргә колак сала.

- Казанга беренче килүдән шул истә калган: Ленин бакчасына төштем, ә анда капка төбендә бер рәт аяксыз-кулсызлар, орден-медальлеләр тезелеп утыра, күбесе исерек. Сугыш беткәндә дүрт елдан артык гомер узган иде инде...

Илдәге авыр хәлне күреп йөрәгеннән кан тама аның. Әмма бу аны сындырмый, киресенчә, хәрби рухын тагын да ныгыта, көч өсти, яшәргә, тормыш атының ялына ябышырга мәҗбүр итә. Дәүләт куркынычсызлыгы юнәлешендә укырга керә, өч ел ябык уку йортында Кострома, Омск шәһәрләрендә белем ала. Казанга кайтып, лаеклы ялга чыкканчы Эчке эшләр системасында эшли.

"Эшемне бик яраттым, көн дә сөенеп, шатланып бара идем, – ди Габбас абый. – Хезмәт хакын вакытында түләсәләр дә бик тыйнак гомер иттек. Мин бит крестьян улы, балта тота беләм. Үз кулларым белән йорт салып кердем. Алты ел төзегән шул өемдә әле дә яшим. Бакчам бар. Анда егермегә якын төр агач – виноград, чия һ.б. төрле сортларын үстерәм". Ул боларны бик тә тәмләп, эзлекле итеп сөйли, сорау биреп аны бүлдерәсе дә килми. Вакыт-вакыт үзе белән алып килгән куен кенәгәсен сыпырып куя. Авариягә эләгеп, госпитальдә ятканда теркәп куйган сугыш елы хәтирәләре саклана икән анда.

- Боларны язганда рәтләп русча да белми идем, шуңа татарча яздым. Әйтерсең, бөтен гомерем шунда сыеп беткән, – ди.

Сугыш әнә ничек юньле-рәтле русча да белмәгән гади авыл малаен хөрмәтле зур кеше дәрәҗәсенә җитәрлек итеп чыныктырган, ә?! Ветеран булганы, хокук саклау органнарында эшләгәне өчен генә түгел, ә тормышны ярата белгәне өчен дә язмыш аңа шундый бүләк ясагандыр. Акыл, зиһен, фикер, йөзеннән бөркелгән нур, күзләрдәге чаткы.... Боларны Аллаһ бүләге дими нәрсә дисең! “Соңгы туган көнемдә оныгым: “Дәү әти, үзеңне ничек хис итәсең соң син?” дип сорау биреп уйга калдырды әле. Мин тормышымнан бик канәгать. Ни өченме? Илкүләм вакыйгаларның шаһиты булдым, кайберләрендә катнаштым, утыз елдан артык бер урында эшләп дәүләткә хезмәт иттем. Хезмәт кенәгәмдә армиягә алыну еллары һәм эшкә кабул ителү вакыты белән пенсиягә китү даталары гына язылган, башка искәрмә юк. Башка язулар – бүләкләр, мактау кәгазьләре турында. Советлар Союзында аягым басмаган берничә шәһәр генә калды, нинди зур илебезне иңләп-буйлап чыктым. Моның белән дә бәхетлемен. Хатыным да соңгы сулышын алыр алдыннан күрсәтмәгә җир калдырмадың дип рәхмәт әйтте. Әле дә тормышны яратып яшим. Көн дә ике сәгать чамасы укырга тырышам, Мәскәү газета-журналларын яздырам. Карамзинның унике томлыгы белән таныштым. Балаларым, оныкларым, хәтта кияүләремә кадәр дәү әти дип минем өчен җан атып тора. Бәхет өчен миңа тагын ни кирәк?!”

Менә шундый тормышның тәмен тоя белгән көчле рухлы ветеран Габбас абый Әхмәтшин белән очрашырга насыйп булды әле. Хәзер күпләр “саморазвитие” дип, фәлән кадәр акча түгеп, төрле тренинг-семинарларга йөри, курслар уза, күбесенең сүзе сафсатаны хәтерләткән белгечләрнең лекцияләрен тыңлый. Баксаң, рухи азык бирерлек остазлар яныбызда гына икән. Габбас абый кебек сугыш афәтен күреп, аннан соңгы авыр елларны лаеклы кичеп, мәгънә белән гомер көзенә аяк басканнар ветераннар. Исән чакта кадерләрен белеп калсак иде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10