ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Мәскәү һәм Төмән татар мәктәпләре Җиңү бәйрәменә багышланган концерт куйдылар

8 май 2019, 13:43

Мәскәүнең М.Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбендә Җиңүнең 74 еллыгына багышланган чарага Төмәннең татар компонентлы 52нче мәктәп укучылары килде.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Мәскәү шәһәренең М. Җәлил исемендәге 1186нчы татар мәктәбендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган тантана узды. Чарага Төмән шәһәренең татар этномәдәни компонентлы 52нче мәктәбе укучылары килде. Бу хакта «Татар штабы» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бөек Җиңү көне уңаеннан бәйрәмгә сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, шулай ук Мәскәүнең бердәнбер татар мәктәбе укучыларының әти-әниләре чакырылган иде. Кичәне Мәскәү мәктәбе укучылары ачып җибәрде, алар Муса Җәлилнең татар телендә патриотик шигырьләрен сөйләде.

Мәктәп директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова билгеләп үткәнчә, татар мәктәбендә Сугыш һәм тыл ветераннарын күрү бөтен коллектив өчен бәйрәм. «Безнең укучылар тынычлыкны фашизмның явызлыгыннан азат итүче буынның лаеклы дәвамчылары булырга тырышалар. Сез барыбыз да уртак җиңүгә үзегездән өлеш керттегез. Безнең яңа буын нәкъ менә сезнең үрнәктә тәрбияләнә», - дип мөрәҗәгать итте мәктәп директоры Роза Хәбибуллина-Шакирова.

Мәскәү укучылары чыгышын Төмән татар мәктәбе укучылары дәвам итте. Себер кунаклары татар телендә шигырьләр һәм җырлар башкардылар. Шулай ук Төмән мәктәбе укучылары совет солдатлары эзләреннән булган эзләү эшләренә багышланган тикшеренү эшләре белән дә уртаклаштылар.

Мәктәп директоры Манкаева Алевтина Зиннәтулла кызы әйтүенчә, алар һәрвакыт Мәскәү татар мәктәбе нәтиҗәләренә һәм җиңүләренә тигезләнергә тырышалар.

«Татар штабы» координаторы Гөлнара Яруллина Мәскәү һәм Төмән татар мәктәпләре коллективларына татар мәдәниятен һәм телен саклап калуда актив эшләүләре өчен рәхмәт белдерде. Алга таба Мәскәү мәктәбе делегациясе Төмәнгә җавап сәфәре белән барачак.
 

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Татарские школы Москвы и Тюмени расширяют сотрудничество В Московской татарской школе №1186 имени М. Джалиля @tat_school_1186 прошло торжество, посвященное 74-летию Победы в Великой Отечественной войне. Мероприятие посетили ученики школы №52 с татарским этнокультурным компонентом города Тюмени. На праздник в честь Дня Победы были приглашены ветераны войны и тыла, дети войны, а также родители учащихся единственной татарской школы Москвы. Вечер открыли ученики московской школы, рассказав патриотические стихотворения Мусы Джалиля на татарском языке. Как отметила директора школы Роза Хабибуллина-Шакирова, увидеть ветеранов войны и тыла в татарской школе праздник для всего коллектива. «Наши ученики стараются быть достойными продолжателями вашего поколения – освободителей мира от зла фашизма. Вы все внесли свой вклад в общую победу. Именно на вашем примере воспитывается наше новое поколение» -, обратилась директор школы Роза Шакирова. Выступление московских учеников продолжили учащиеся татарской школы Тюмени. Сибирские гости на татарском языке исполнили стихи и песни. Также ученики тюменской школы выступили с исследовательскими работами, посвященных поисковым работам останков советских солдат. По словам директора школы Манкаева Алевтина Зинатулловна, они всегда старались равняться результатам и победам татарской школы Москвы. Координатор «Штаба татар» Гульнара Яруллина выразила благодарность коллективам татарских школ Москвы и Тюмени за активную работу в сохранении татарской культуры и языка. «В дальнейшем татарской общественности следует не только сохранять, но и расширять сеть татарских школ. 1186 школа Москвы под руководством Розы Шакировой на сегодняшний день является одним из передовых татарских школ России» -, заявила Гульнара Яруллина. В дальнейшем делегация Московской школы совершит ответный визит в Тюмень. Пресс-служба «Штаба татар»

Публикация от Штаб Татар Москвы - Татарлар (@shtab.tatary)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10