ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге Бөек Ватан сугышы разведчикларын искә алды

8 май 2019, 12:42 , Фото: tatmsk.tatarstan.ru

Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге Бөек Ватан сугышы разведчикларын искә алды Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең Данилов һәм Химки зиратларында аларның каберләренә чәчәкләр салынды.

(Казан, 8 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы разведчикларын искә алдылар. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллегематбугат хезмәте хәбәр итә.

«Хәрби сынаулар аша намус белән узган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез. Аларның батырлыклары һәм кыюлыклары зур хөрмәткә, соклану һәм рәхмәткә лаек», - диде Равил Әхмәтшин.

Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең Данилов һәм Химки зиратларында аларның каберләренә чәчәкләр салынды.

Химки шәһәре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм имам-хатыйбы Камил хәзрәт Маннапов әрвахларны искә алып дога кылды.

Истәлекле чарада шулай ук «Вианж Продакшн» кинокомпаниясенең продюсеры Илнур Рәфыйков, М.Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп директоры Роза Шакирова һәм башкалар катнашты.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10