ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

«Оедым мин ошбу имамга...» конкурсына эшләр кабул итү ике айдан тәмамлана

8 май 2019, 16:31

Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте игълан иткән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән журналистлар өчен иҗади эшләр конкурсына материаллар кабул итү дәвам итә. Бу турыда ТР Диния нәзарәте хәбәр итә. 

Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж». Шушы номинацияләрнең һәрберсендә бер җиңүче һәм икенче, өченче урындагы призерлар сайлап алыначак.

Җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премияләр көтә. Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле: бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. 

Конкурсның нигезләмәсе белән сылтама аша танышырга мөмкин - “Оедым мин ошбу имамга...” конкурсының нигезләмәсе


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10