ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Дин

Мөфтият сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә авыз ачу мәҗлесе үткәрде

8 май 2019, 13:04 , Фото: dumrt.ru

Мөфтият сугыш ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә авыз ачу мәҗлесе үткәрде Алдагы көннәрдә мондый ифтарлар Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан да оештырылачак.

(Казан, 8 май, "Татар-информ"). Рамазан аеның икенче көнендә, Бөек Җиңүнең 74 еллыгын каршы алган көннәрдә, Казанның «Туган авылым» комплексында Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү ниятеннән авыз ачу мәҗлесе үткәрелде. Бу турыда ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 

Чарага сугышның авыр елларын үз иңнәрендә күтәргән, ачлык-ялангачлыкны күргән хөрмәтле ветераннар бөтен республикабыздан җыелды. Хәйрия ифтарына килүчеләрне Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләп, Рамазан-шәриф ае һәм Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде.

Ул республикабызның һәм илебезнең хәзерге уңышлары совет халкы куйган тырышлыкларга нигезләнүен әйтте: Бөек Ватан сугышында җиңеп, Россия Федерациясе бүгенге көндә көчле һәм ирекле дәүләт булып кала бирә, дип ассызыклады.

Мөфти хәзрәт шулай ук ветераннарны Ватаныбызны саклауда күрсәткән каһарманлыклары өчен олылау һәм аларга ихлас күңелдән рәхмәт белдерү – 9 майда гына түгел, көн саен кайтарылырга тиешле безнең олы бурычыбыз, дип искәртте һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм сүзләрен китерде: “Кешеләргә рәхмәтле булмаган – Аллаһыга да рәхмәтле түгел”. 

Алга таба җәмәгать белән ахшам намазы укылды һәм истәлекләр, хатирәләр сөйләп авыз ачу мәҗлесе узды. Камил хәзрәт сугыш ветераннарына бүләкләр таратты. Алдагы көннәрдә мондый ифтарлар Татарстан Республикасының башка шәһәр һәм районнары мөхтәсибәтләре тарафыннан да оештырылачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10